Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәренең көндәлек эше

Узган пәнҗешәмбедә Тәмте авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Анда Россия МВДсының Югары Ослан муниципальара бүлек җитәкчесе Роберт Хөснетдинов, бүлек кураторы Рамил Фәттахов, «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин катнашты.

Гражданнар җыелышын муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов ачып, авыл халкын алар өчен көнүзәк булган мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнашырга чакырды.
Тәмте авыл җирлеге эш йомгагы турында аның башлыгы Андрей Степанов сөйләде. Ул халык белән мондый соңгы очрашуның дүрт ай элек үткәрелүен билгеләп үтте. Анда хәл кылуны таләп иткән күп кенә проблема күтәрелгән иде. Бүгенге көнгә аларның бер өлеше көн тәртибеннән төшерелгән, бер өлеше вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә, әмма ел ахырына, җирлек башлыгы ышандыруынча, халык үтенече канәгатьләндереләчәк.
Нәрсәләр эшләнгән соң? Җирлектә урамнарны яктыру өчен 80 фонарь сатып алынган, алар Тәмтенең алты урамына куелачак. Ленин урамына асфальт салынган, Горький һәм Октябрь урамнарына вак таш - ком катнашмасы җәелгән.
Тәмте халкы өчен чүп-чар чыгару мәсьәләсе кискен тора иде. Аны җирлек тарафыннан чыгарырга булганнар, әмма бүгенге көнгә халыкның 30 проценты гына хезмәт күрсәтүнең әлеге төренә килешү төзегән. Җимерек коелар да халык өчен проблема булган. Авыл җирлеге аларны күмү өчен аерым бер күләмдә җир ташыган, кирәк булса, тагын кайтартачаклар.
Җирлек башлыгы көзгә кадәр Варварино дамбасын Тукай авылы белән тоташтырырга вәгъдә бирде, ел ахырына кадәр - Ясная Полянага кадәр күпер торгызылачак.
Авылны төзекләндерү планында да бүгенге көнгә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый. Тәмте зиратында өмә үткәрергә кирәк.
Икенче торак пункт - лабышта көзгә кадәр авылга җиткәнче асфальт юл салыначак, кибеткә кадәр - вак таш - ком катнашмасы, күпер урынына суүткәргеч торба куелган, электр чыбыклары алыштырылган.
Хокук тәртибен урнаштыру авыл халкы һәм җирлек җитәкчелеге өчен кискен булып кала: кустка участок полициясе сорыйлар, чөнки Тәмте зур авыл, ә җәй көне бирегә дачага күпләп кайталар.
Аннары авыл халкы алдында районда җинаятьчелек торышы турында «Кама Тамагы» полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 6 аенда Тәмтедә 7 җинаять кылынуын, шуның 6сын полиция участок уполномоченные Илнур Гыйниятов тарафыннан ачылуын билгеләп үтте. Илнур Тәмте белән беррәттән тагын 19 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Әлеге чорда җирлек территориясеннән көнкүреш характерындагы 81 хәбәр алынган, 128 административ беркетмә төзелгән, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2 административ штраф салынган. Югарыда телгә алынган чорда полиция бүлегенә туганнарының законга каршы килгән гамәлләре турында 27 хәбәр алынган, җирлек территориясендә «Балигъ булмаганның төнлә өлкәннәрдән башка урамда йөрүе» КоАП 71 маддәсе буенча 4 беркетмә төзелгән.
Җирлек халкы участок уполномоченныена ярдәме, бәхәсле хәлләрне вакытында тикшерергә тырышуы, кылынган җинаятьләрне ачканы өчен рәхмәтле һәм тагын бер кат җыелышта катнашкан полиция җитәкчеләре игътибарын шундый зур территориягә хезмәт күрсәтүче участковый турындагы үтенечне кабатладылар. Югары полиция чиннары тәмтелеләргә участковый ярдәмчесе бирергә вәгъдә итте.
Бу көнне халык күп булуга карамастан, урыннан сораулар аз бирелде. Димәк, очрашудан очрашуга кадәр хәл ителмәгән сораулар саны кими бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев