Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Аның белән горурланалар, аны хөрмәт итәләр

Фәйзигөл Әмәнуллина үз бүлекчәсендә генә түгел иң яхшы сыер савучы буоып калмыйча, хәтта республикада да аңа тиңнәр юк диярлек. Күптән түгел ул машина белән саву операторларының республика конкурсында икенче урынны яулады. Бу вакытта ул саву барышын барысыннан да яхшы үткәргән. Мондый күрсәткеч "Кама Тамагы" АХП җитәкчелеге тарафыннан да читтә калмаган....

Фәйзигөл Әмәнуллина үз бүлекчәсендә генә түгел иң яхшы сыер савучы буоып калмыйча, хәтта республикада да аңа тиңнәр юк диярлек.

Күптән түгел ул машина белән саву операторларының республика конкурсында икенче урынны яулады. Бу вакытта ул саву барышын барысыннан да яхшы үткәргән. Мондый күрсәткеч "Кама Тамагы" АХП җитәкчелеге тарафыннан да читтә калмаган. Шушы көннәрдә аңа бүләк сыйфатында 108 килограммлы бозау тапшырганнар. Кызганычка каршы, бозау яңа хуҗасы белән рәсемгә төшүдән кырт кисте.

-Фәйзигөл, конкурста җиңгән өчен нинди бүләк тапшырдылар?

-Автомат кер юу машинасы һәм акчалата премия.

-Сезнең группада 50 баш сыер барын беләм. Ә өегездә бозаудан башка тагын нинди терлелкәр бар?

-Әлбәттә, хуҗалыгыбызда дүрт баш сыер һәм менә дүрт бозау, шуның өстенә тавык һәм башка вак кош-кортлар да бар.

-Фермада эшләр ничек бара?

-Хәзер башмак таналардан яңа группа җыям, минекеләрне башка группага күчерәләр.

-Таналар белән эшләү авыррак бит?!

-Авыр, әмма эшләмәгән эшем түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев