«Акчарлак» спорт комплексында фотокүргәзмә ачылды
Күргәзмәне «Август-Агро» ИК оештыра. Фотода – үз һөнәрләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь эшчеләр һәм белгечләр.
Кайда һөнәр алырга мөмкин? «Август-Агро» холдингына кем кирәк? Предприятиедә нинди техника кулланыла? Холдинг тагын нәрсә белән шөгыльләнә? Бу һәм башка сорауларга «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Айнур Сафин җавап бирде.
- Күптән түгел Мәскәү янында безнең холдингның фәнни үзәге ачылды, анда авыл хуҗалыгы өчен яңа технологияләр эшләнә, – диде Айнур Сафин. - Бу – авыл хуҗалыгы өчен технологик карарлар төзү буенча Россиядә иң зур хосусый фәнни мәйданчык. Үзәкнең махсуслашуы – химия, биология, биотехнологияләр өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, алар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүдә төп әһәмияткә ия.
Шулай итеп, әгәр сез техниканы яратасыз икән, безгә эшкә килегез. Әгәр дә фән белән шөгыльләнергә телисез икән, безнең уку һәм фәнни эш өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. "Август" белән үсемлекләргә генә түгел, яшьләргә дә үсү җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев