Татарстанда томан һәм -25 градус салкын булачак
Һава торышы

Татарстанда томан һәм -25 градус салкын булачак

Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем ихтималы аз, көнбатыш, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык булуы фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -15..-20 градус көтелә, урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -7..-12 градус күрсәтәчәк.


Нет комментариев