Дүшәмбе, 24 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Яңгыр явачак, төнлә урыны белән, иртән аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына – 7-12, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +12..+17, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 25 июльдә, көн болытлы булачак. Бераз яңгыр явачак, төнлә урыны белән явым-төшемнәр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына – 6-11, көндез урыны белән 15-28 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев