Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яңа эш атнасы буран, җепшек кар һәм бозлы яңгыр белән башланачак

Синоптиклар Татарстан халкын якындагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтте.

19 декабрьдә, циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлешен төньяк-көнбатышка алыштырачак һәм аның тизлеге секундка 15-20 метр булачак. Бозлавык саклана, бураннар да фаразлана. Көн дәвамында һава температурасы -3..-8 градус аралыгында булачак.

Бозлы яңгыр һәм бозлавык электр үткәргечләре һәм агачларда боз катуына, юлларда көчле бозлавык чыгарырга мөмкин. Гомумән алганда, республика Гидрометеорология үзәге фаразынча, 17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр республикада айлык норманың яртысы диярлек күләмдә явым-төшем көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев