Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда эссе һава торышы тагын ун көн дәвам итәчәк

Татарстанда алдагы ун көндә коры һәм эссе һава торышы сакланачак. Шул сәбәпле, республика урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булуы көтелә, дип белдерде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. Бу хакта КФУның медиапорталы хәбәр итә.

Ул республикада июль аеннан бирле сизелерлек явым-төшемнәр булмавын искәртте. Нәтиҗәдә, хәтта саксыз ыргытылган шешә дә урманда янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

«Хәзер без җәйнең иң биек ноктасына җиттек дияргә мөмкин. Республикада бик югары температура урнашты, көндез һава температурасы +30 градустан да югарырак күтәрелә, төнлә дә +16..+18 градустан түбән төшми. Мондый күренеш тагын 5-7 көн сакланачак», - диде ул.

Хәзерге вакытта республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 4 градуска артыграк. Эссе һәм коры һава торышы Татарстан территориясендә урнашкан зур антициклон аркасында дәвам итәчәк, дип аңлатты метеоролог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев