Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һава торышын элеккечә антициклон билгеләячәк. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, температура фоны тагын бераз түбәнәячәк.
Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Көчле явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Синоптиклар юлларда бозлавык сакланачагын искәртә.
Төнлә Татарстанда һава температурасы 11-16 градус салкын булачак, аязганда -21 градуска кадәр (Казанда -13-15, аязган вакытта -17). Көндез 8-13 градус тирәсе салкын (республика башкаласында -8, -10) булуы көтелә.
Нет комментариев