Татарстанда +21 градус җылы һәм көчле җил булачак
Һава торышы

Татарстанда +21 градус җылы һәм көчле җил булачак

Иртәгә, 13 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.

Көндез урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге көчәйгәндә секундка 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев