Татарстан Гидрометеоүзәге температураның күтәреләчәген искәртте
Һава торышы

Татарстан Гидрометеоүзәге температураның күтәреләчәген искәртте

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +24..+26 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Әйтик, 14-16 июльдә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җомга һәм шимбәдә һава температурасы төнлә +9..+16, көндез +20..+26 градус тәшкил итәчәк. 16 июльдә температура төнге сәгатьләрдә +11..+16, көндез исә +19..+24 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 июльдә, республикада урыны белән яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев