Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Суык озакка барырмы?

Пәнҗешәмбе көнне иртәнге сәгать биштә Әгерҗедә термометр баганасы 40 градус салкынны күрсәтте.

7 декабрьдә республиканы аз болытлы арктик антициклон каплады. Синоптиклар фаразлавынча, аның йогынтысы киләсе атна уртасына кадәр сакланачак. Төнге сәгатьләрдә температура минус 30 градуска кадәр, кайбер районнарда минус 34 градуска кадәр төшәчәк, көндез минус 20-25 градустан югары булмас дип фаразлана. 

Казанда бу атнада иң салкын төннәр пәнҗешәмбедән җомгага һәм җомгадан шимбәгә каршы булыр дип көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 9 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һәм иртән термометр баганалары урыны белән 32 градуска кадәр, ә аязганда минус 38 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге һаваның максималь температурасы минус 23-28 градус тәшкил итәчәк.

Казанда метеокүзәтүләр вакытында иң көчле салкыннар 1978 елның 31 декабреннән 1979 елның 1 гыйнварына каршы төндә теркәлгән. Ул вакытта температура минус 44 градуска кадәр, ә аэропорт районында минус 47 градуска кадәр төшкән. Иң кырыс кышлар 1941 һәм 1942 елларда булган, ул вакытта температура 44-45 градуска кадәр төшкән.
Соңгы дистә елларда безнең якларда салкыннар сирәк күзәтелә, ләкин алар хәзер тагын да экстремаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев