Сишәмбе көнне Татарстанда көчле җил, яшен һәм +28 градуска кадәр җылылык көтелә
Һава торышы

Сишәмбе көнне Татарстанда көчле җил, яшен һәм +28 градуска кадәр җылылык көтелә

18 июльдә Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә термометр баганалары +13..+18 градус, көндез +23..+28 градус күрсәтәчәк. Көньяк-көнчыгышта көндез салкынрак булачак — 20дән 22 градуска кадәр җылы.


Нет комментариев