Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда октябрь һәм февраль нормадан җылырак булыр дип фаразлый

Агымдагы елның октябрь һәм киләсе елның февраль айларында Татарстанда температура климат нормасыннан югарырак булачак.

Алдагы ягып җылыту чорына Татарстан Гидрометеорология үзәге шундый фараз бирә.

Аерым алганда, октябрьдә республикада айлык уртача температура нормадан югарырак +4,9 градус, февральдә дә нормадан югарырак -10,7 градус булыр дип фаразлана.

Шул ук вакытта төбәктә айлык уртача температура ноябрьдә (-2,7 градус), декабрьдә (-8,9 градус), гыйнварда (-10,9) һәм мартта (-4,2 градус) нормага туры киләчәк.

Синоптиклар әлеге фаразны Россия Гидрометеорология үзәгендә ясалган дип аңлата. Салкын чорда аңа айлык, ункөнлек һәм кыска вакытлы һава торышы фаразы белән төгәллек кертеләчәк һәм тулыландырылачак, ди метеорологлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев