Татарстанда һава торышы үзгәрә башлый. Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Бүген Татарстанга салкын атмосфера фронты килә. Ул яңгырлар, яшеннәр һәм хәтта боз алып киләчәк. Температура төшә: төнлә +13..+18 градуска кадәр һәм көндез +22..+27 градуска кадәр булачак.
Җомга һәм шимбә, 12-13 августларда, бу температуралар саклана: төнге сәгатьләрдә +12..+17 градуска кадәр һәм көндезен +23..+28 градуска хәтле фаразлана. Әмма антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы кимиячәк.
Нет комментариев