Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Салкын яңгырдан соң участокны тәртипкә китерәбез

Салкын яңгыр яугач, үсемлекләр боз катламы белән каплана. Явым-төшем озакка сузылу сәбәпле, боз катламы калыная гына бара.

Әйләнә-тирәдәге барлык агачлар һәм үсемлекләр бәллүрдән ясалган кебек тоела. Ләкин бу мәкерле матурлык үсемлекләр өчен зыянлы. Аеруча салкын яңгыдан соң суык һава торышы озак дәвам итүе борчу уята. Бу вакыт агач кәүсәләренә артык авырлык төшеп, агачларга зур зыян килә. Авыр агач ботаклары электр чыбыкларын өзә, корылмаларны зарарлый. Кешеләрнең дөрес булмаган гамәлләре хәлне тагын да катлауландыра.

Үсемлекләрне боздан арчырга ярамый. Бу аларның сынуына һәм күп санлы ярылуларга китерә. Ботакларны каплаган бозны куптарырга кирәкми. Озын боз сөңгеләрен сындыру һәм ботаклардагы карны сыпырып төшерү дә җитә.

Ботакларны турайтырга тырышмагыз, салкын яңгырдан соң алар сынучанга әверелә. Төрле бәйләвечләр белән бәйләү, терәк баганалар кую үсемлеккә зыянлы.

Табигать бәла-казасына каршы төрле үсемлек төрлечә көрәшә. Озын һәм нечкә каенннар дугаланып бөгелә, чыршылар һәм наратлар ботакларын кәүсәләренә якын китерә, куаклар ботакларын җиргә җәя, карагачлар башларын ия. Бу үсемлекләрне сынудан саклый. Мондый очракта кеше бары тик ботаклардагы яңа яуган карны себерке белән сак кына сыпырып төшереп кенә үсемлекләргә ярдәм итә ала. Көрәк белән каккалау зыянлы, бу бары зарар гына китерергә мөмкин.  

Кайвакыт кулга пычкы алып, сынган ботакларны яки кәүсәнең бер өлешен кисәргә туры килә. Бу агачның алга таба зарарлануын булдырмау өчен кирәк. Шулай ук агач төбендәге боз катламын сак кына көрәк белән бәреп вату мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев