Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе глобаль җылынуның яңа рекордларын фаразлый

6 июль көнне глобаль җылыну аркасында дөньяда температура рекорды теркәлде. Бу әле соңгысы түгел, бу җәйдә тагын рекордлар булырга мөмкин, дип белдерде Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу хакта РИА Новости яза.

Көнбатыш матбугатында пәнҗешәмбе, 6 июль, метекүзәтүләр тарихында иң эссе көн булган дигән хәбәрләр чыкты.

"Әлеге яңалык белгечләр өчен гаҗәп түгел - бу климат үзгәрү тенденцияләренә тулысынча туры килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сүз температураның кискен күтәрелүе турында бармый, алдагы рекорд белән чагыштырганда, пәнҗешәмбе көнне теркәлгән температура градусның йөздән бер өлешенә югарырак. Якын киләчәктә безне яңа температура рекордлары көтә, бәлки бу җәйдә үк", - диде Вильфанд.

Галим билгеләп үткәнчә, температураның күтәрелүе парник газларының антропоген калдыклары аркасында барлыкка килгән глобаль җылыну белән бәйле. Белгеч сүзләренчә, гомумән алганда, соңгы сигез ел метеокүзәтүләр тарихында иң җылы еллар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев