Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда +26 градус эссе булачак
Һава торышы

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда +26 градус эссе булачак

Бүген Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, көндез аның тизлеге урыны белән 14 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә +8..+13 градус, көнчыгышта +5..+10 градус җылы булачак. Көндез +21..+26 градуска кадәр җитәчәк.


Нет комментариев