Киләсе ялларда һава торышы нинди булыр?
Һава торышы

Киләсе ялларда һава торышы нинди булыр?

Киләсе ял көннәрендә Татарстанда һәм аның башкаласында кызу һава торышы саклана.

Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, көндез һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

9 нчы һәм 10 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Һава температурасы 28 градуска кадәр җылы булачак.

 


Нет комментариев