Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иң ышанычлы «техника» – куллар һәм көрәк

Узган атнада өзлексез кар яуганлыктан, Татарстанда кар катламының биеклеге бер метрдан артып китте, бу нормадан ике тапкыр артык.

Ике көндә – 19 һәм 20 гыйнварда кар рекордлы рәвештә күп яуды. Бу кадәр  күләмдә кар яуганнан соң торак пунктлардагы урамнарны ачу беренче бурыч булды. 
Барлык торак пунктларда да диярлек өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә күршеләре, мәктәп укучылары кар көрәргә ярдәм иттеләр. Табигать стихиясе белән көрәштә барлык шәхси трактор хуҗалары катнашты.

«Кама Тамагындагы тротуарларны чистартырга кирәк. Җәяүлеләр, шул исәптән мәктәп укучылары, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, машина юлы буйлап барырга мәҗбүр. Биредә балалар да, өлкәннәр дә йөри, бу исә транспорт хәрәкәтенә комачаулый һәм юлларда бөкеләр барлыкка китерә», - дип яздылар район башлыгының шәхси аккаунтында.

Хәзер юлны киңәйтү һәм кар чыгару эшләре бара. 24 гыйнварда Кама Тамагында 10 берәмлек техника эшләде.

– «Вираж плюс» ҖЧҖ подрядчыларына ярдәмгә «Наш дом» ИК, «Коммуналь челтәрләр» ААҖ кушылды, шулай ук поселок советы тракторы эшли, - диде поселок җирлеге башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Хәзер Свердлов урамындагы юлны чистартабыз. Әлегә Пионер урамы калып тора, чөнки башта ул урамга керү юлындагы карны чыгарырга кирәк. Бу эшкә 25 гыйнварда керешәбез. 

Җирлек эшчеләре үз көчләре белән Комаров урамыннан базарга кадәрге тротуарны һәм җәяүлеләр күперен чистартты. Мәктәп янындагы тротуарны чистартканда, коммуналь хезмәт оешмасына бу көннәрдә генә кайтартылган яңа роторны сынап карадылар. 24 гыйнварда Маяковский, 1 Май, Суворов урамнары чистартылды.

Ленин, Совет, Калинин урамнарында, Карл Маркс урамының башында хәл бик катлаулы. «Салават күпере» балалар бакчасы янында көне буена калдырылган машиналар транспорт хәрәкәтенә комачаулый, бигрәк тә җәмәгать транспорты өчен проблемалар барлыкка китерә. Автобус исә тукталыш павильоны янында туктала алмый һәм, кагыйдәләрне бозып, пассажирларны юл кырыена төшерергә мәҗбүр. 

– Тар урамнарда эшләүнең техника өчен никадәр авыр икәнен каматамагылыларның барысы да аңламый. Тукай урамында без юлны киңәйтергә ирек бирмәүчеләрнең дәгъвалары белән очраштык, чөнки аларның йорт алдына яшь агач үсентеләре утыртылган, – дип сүзен дәвам итте Владимир Павлович. - Подрядчы оешма эшчеләре иртәнге биштә урамнарны чистартырга чыга һәм кичке унга кадәр эшлиләр. Урамнарда берьюлы күп техника күренмәскә дә мөмкин, әмма алар төрле микрорайоннарда – Заовражный Каратайда, Южная Околицада, поселокның өске өлешендә эшли. 

24 гыйнварда подрядчылар урамнардан кар чыгаруга кереште. Эш Карл Маркс урамындагы тротуарны чистартудан башланды.

Куйбышев Затонында күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен җыештыруда мәшгуль булган «Затон» ЧУК һәм тракторчы Василий Коноплев җитәкчелегендәге «Премиум» МТЗ ҖЧҖ ярдәм иткән. 

– 24 гыйнварда өч урамны чистарттылар, бу барлыгы километр ярым, - диде поселок җирлеге башлыгы Николай Ефимов. - Әмма чистартылмаган урамнар да калды әле. Без ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән «Гипс компаниясе»ндә һәм «Август» ҖЧҖдә үтенечләребезне ишетерләр дип өметләнәбез.

Кечкенә авылларда кар көртләрен тизрәк җиңгәннәр, чөнки андагы эш күләме берничә тапкыр азрак. Иң авыры Тәмте җирлеге башлыгына туры килгән: җирлеккә биш торак пункт керә, авыллар таралып урнашкан һәм үзәктәге зур авыл берьюлы күп техника таләп итә. Тукай авылында яшәүче Радик Нигъмәтҗанов кына ярдәмгә килгән – үз авылындагы урамнарны чистарткан.

– Иртәнге биштән төнге унбергә кадәр Андрей Чубынин һәм Максим Митрофанов идарәсендәге ике трактор эшләде, - диде авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев. - Шимбә көнне без барлык урамнарны ачтык, ә якшәмбе көнне аларны янә кар басты. Дүшәмбе көнне тракторлар Лабыш, Ясная Поляна һәм Тукай авылларына кадәрге юлларны ачарга китте. Ясная Полянага кадәр – дүрт, Тукайга кадәр өч көн юл булмады. Тәмтедә урамнарны сишәмбе көнне генә чистартып бетерделәр. Хәзер барлык юллар да ачык, әмма тагын кар ява һәм хезмәтебезнең юкка булу куркынычы бар. Тукай һәм Ясная Полянага кадәрге юллар урынында «туннельләр» генә, аларны кар бик тиз каплаячак.

Кар көрәүдән арыган кулларыбызга антициклон бераз ял итү мөмкинлеге бирде. Ләкин, синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна янә карлы булачак, гәрчә кар күп булмаса да. Шуңа күрә көрәкләрегез әзер торсын, тәҗрибә күрсәткәнчә, тракторлар урамнарны чистартырга өлгерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев