Иртәгә, 20 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез җил көчәергә, кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Коры һәм җылы һава торышы аркасында республикада шторм кисәтүе кабат озайтылды. 20 майдан 29 майга кадәр Татарстан Республикасында урман янгыннары чыгу куркынычы 4 нче класс дип, көнчыгыш районнарда - иң югары, 5 нче дәрәҗә дип билгеләнгән.
Нет комментариев