Якшәмбе Татарстанда көчле җил һәм +13 градус җылылык көтелә
Һава торышы

Якшәмбе Татарстанда көчле җил һәм +13 градус җылылык көтелә

Иртәгә Татарстанда болытлы һәм коры һава торышы көтелә.

Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан фаразлана, көндез вакыты белән секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -1..-6 градус, көндез +8..+13 градуска кадәр җылыта.


Нет комментариев