Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр һәм көчле җил вакытында сак булырга чакыра

Бүген көн дәвамында һәм иртәгә, 3 августта, Татарстан территориясендә кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.

Җил көчәйгәндә, биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки подъездларда яшеренергә кирәк.

Көчле җилдән йорт диварлары янында ышыкланырга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары кубып төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. Реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

Моннан тыш, зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янына автотранспорт куярга киңәш ителми. Җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудырырга мөмкин. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

Әгәр дә велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр узуын транспорттан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада юлны дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә өзеклекләр чыгуы мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.

Әгәр дә яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булса түбәнрәк булган җиргә ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев