Февраль башында һава торышы нинди булыр?
Февраль башында Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак.
Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев