ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 2 һәм 3 сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак.
Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 сентябрь төнендә – +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы – максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк. 6 сентябрьгә кадәр Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Нет комментариев