Һава торышы

7 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

Бүген Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр явачак.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +7..+12˚.

Үсеш алучы ай, Балык йолдызлыгында.

Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисү тыела. Кышлыкка утыртып калдырыла торган яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утыртып куярга мөмкин. Бүлмә гөлләренә сыек ашламалар сибәргә кирәк.


Нет комментариев