25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

25 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

25 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була.

Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көнбатыш районнарда +10˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында. 

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Рассада өчен кыяр орлыклары чәчәргә була. 

Чыганак: intertat.tatar


Нет комментариев