Һава торышы

21 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

21 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һәм иртән томан фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус. Көндез һава температурасы +17..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кимүче ай, Арыслан йолдызлыгында.

Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган, крыжовник куакларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин. Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчә һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.

 


Нет комментариев