Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

12-13 мартка һава торышы һәм ай календаре

12 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез.

Көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, көндез 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.

13 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 15-20, урыны белән 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм көндез һава температурасы 0..+4˚ градус. Юлларда көчле бозлавык. 

Кимүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Язын ай Чаян йолдызлыгында булганда, агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Алга таба тамырландыру өчен, виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була. Бүлмә гөлләренә һәм рассадага органик ашламалар сибәргә кирәк. Үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X