18 октябрь 2012 яңалыклары
-
Ихтирам йөзеннән
17 октябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Куйбышев затонда яшәүче Зинаида родионовага 90 яшь тулды. Юбилярны әлеге истәлекле көне белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев котлады һәм Россия Президенты Владимир путин имзасы салынган котлау телеграммасын тапшырды. - Сез - сугыш вакытының барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, безнең ихтирамга һәм игътибарга лаек...
-
Өзеклекләрсез
Бүген РБФ ЯАҖда берьюлы алты судно ремонтка куелган. Икесе ДОКта, икесе причал стенкасында тора, икесе үз чиратын көтә. суднолар арасында земснаряд, «Рейдовый» буксиры, «Окский» сухогрузы, «Алексей Толстой» пассажирлар теплоходы. Ремонт базасы директоры Наил вазыйхов әйтүенчә, предприятие тугыз ай планын 117 процентка үтәгән. Быелгы җәйдә чит заказчылар чират торды. «Быел предприятиенең...
-
Авыл хәбәрләре
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны кышкы абзарларда асрау дәвам итә. Кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,7 кг, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,5 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта әлеге күрсәткеч узган елгыдан 2,6 кг.га артып, 8,5 кг тәшкил итә, «Олы Кариле»...
-
Вакыт уза
1-30 октябрьдә республикада «Салымнарны вакытында түлә» айлыгы игълан ителде. Моңа бәйле рәвештә ФНС идарәсе исегезгә төшерә: милек һәм транспортка салым түләү вакыты 1 ноябрьдә тәмамлана, җир салымыныкы 5 ноябрьдә. Гражданнарга берьюлы өч салым түләргә кирәклеген исәпкә алып, УФНС түләүне соңгы көнгә калдырмыйча, үз бюджетыңны планлаштырырга һәм салымны вакыты беткәнче түләргә...
-
Вакытны бушка уздырмагыз
Сезгә чиратларда тору ошыймы? Моңа сарыф ителгән вакытыгыз кызганычмы? Ул вакытта банк кассаларында һәм почта элемтәләренә юл алыгыз. Анда сез ТКХ хезмәтләре, элемтә, салым, штраф һәм башкалар өчен гадәттәгечә түли аласыз. Әмма икенче юл да бар.Айлык түләүләрне инфомат һәм ТР Дәүләт хезмәтләренең uslugi.tatarstan.ru порталы ярдәмендә түләп була. Июльдә районыбызның 73...
-
Юллар - алар кайгыртуында
Һөнәри бәйрәмнәре - юл хезмәткәрләре көне алдыннан без "Татавтодор" ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы юл участогының диспетчер пунктында булдык. Юл идарәсе территориясендә иртәнге сәгать җидедә эш башланганлыгы күренеп тора, шоферларга путевкалар бирелгән, мастерлар көнлек йөкләмә ала, участок җитәкчесе кул астында эшләүчеләрне тыңлап, аларга күрсәтмәләр бирә, бар җирдә дә бердәм, дус...
-
Аксакаллардан энергия ал
13 октябрьдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручылар республика фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды. Чара Татарстанда үткәрелүче Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган иде. Нәтиҗәдә, республиканың күп кенә район ветераннары коллективы зур сәхнәдә көч сынап карау мөмкинлеге алды. Анда бары тик пенсия яшендәге үзешчән башкаручылар гына катнашты. Әби-бабайларыбыз яшьләрне...
-
Картлык та шатлык
Октябрь аен күркәм бәйрәм- Өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башлау, аны һәркайда сый-хөрмәт, бүләкләр тапшырып өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күреп, гомер көзләренә ямь өстәп, билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу уңайдан редакция почтасына да хатлар күп килә. Бүген шуларның берничәсен хөрмәтле әбүнәчеләребез, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Олы Яңасала авылында бәйрәм чарасына...
-
Тарихны онытмаска иде
(Дәвамы) Менә монда авыл советы, бригадир, хатын-кызлар белән тавыш китте. Беренче булып авыл советы председателе сүзне башлады. "Ник син быкырдыкта колхоз җирен таптап йөрисең?"- ди. Нәтиҗәдә, авыл советы председателе чиләкне алып көпчәккә бәрде һәм өстенә менеп таптады. Әй, бу вакытта малайның әрнеп елаган тавышы! Мондый әрнүле тавыш сирәк буладыр. Әле...
-
Һөнәрле үлмәс
Тенеш поселогында гомер итүче Сания ханым Гайнетдинованы белмәгән кеше юктыр районда. Ул җитез адымнар белән әле бер балалар бакчасында, әле икенчесендә, әле генә мәктәптә, әле генә юл кырыена полиция формасы кидереп укучыларны ияртеп чыккан. Тегеләре дә шундый кызыксынып кереп китәләр образга, аларга Сания апалары белән эшләү- юл кагыйдәләрен өйрәнү, аны...
-
Лаеклы өлеш
Тәмте урта мәктәбе вакыт белән бергә атлый. Бүгенге көн чыгарылышлардан фәнне тирәнтен, һәръяклап белүне таләп итә. Мәктәпнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә стимуллаштыру, конкурсларда катнашу үзенең җимешен бирә, чыгарылышларга шәһәр мәктәпләрендәге яшьтәшләре белән генә түгел, Гомумроссия күләмендә көч сынашырга, тормышта үз юлыңны табарга мөмкинлек бирә. XIV «Алтын...