Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аксакаллардан энергия ал

13 октябрьдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручылар республика фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды. Чара Татарстанда үткәрелүче Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган иде. Нәтиҗәдә, республиканың күп кенә район ветераннары коллективы зур сәхнәдә көч сынап карау мөмкинлеге алды. Анда бары тик пенсия яшендәге үзешчән башкаручылар гына катнашты. Әби-бабайларыбыз яшьләрне...

13 октябрьдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручылар республика фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды.

Чара Татарстанда үткәрелүче Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган иде. Нәтиҗәдә, республиканың күп кенә район ветераннары коллективы зур сәхнәдә көч сынап карау мөмкинлеге алды. Анда бары тик пенсия яшендәге үзешчән башкаручылар гына катнашты. Әби-бабайларыбыз яшьләрне дә уздырып җибәрде. Бөтен Татарстаннан җыелган катнашучылар вокалда, хореографиядә, фольклорда, поэзиядә үз сәләтен күрсәтте. Аерым башкаручылар гына түгел, халык уен кораллары ансамбльләре дә үзара көч сынашты. Фәния гыйлметдинова катнашындагы «Әллүки» халык уен кораллары ансамбле чыгышы иң күркәмнәрнең берсе булды. Катнашучыларга карап, аларда көч һәм энергия, үзләрен күрсәтү теләге кайдан килә икән, дип гаҗәпкә каласың. Гала-концертта үзешчән талантлар конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев