Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлык та шатлык

Октябрь аен күркәм бәйрәм- Өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башлау, аны һәркайда сый-хөрмәт, бүләкләр тапшырып өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күреп, гомер көзләренә ямь өстәп, билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу уңайдан редакция почтасына да хатлар күп килә. Бүген шуларның берничәсен хөрмәтле әбүнәчеләребез, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Олы Яңасала авылында бәйрәм чарасына...

Октябрь аен күркәм бәйрәм- Өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башлау, аны һәркайда сый-хөрмәт, бүләкләр тапшырып өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күреп, гомер көзләренә ямь өстәп, билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу уңайдан редакция почтасына да хатлар күп килә. Бүген шуларның берничәсен хөрмәтле әбүнәчеләребез, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Олы Яңасала авылында бәйрәм чарасына "җир йөзенең матурлыгы өлкәннәрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль программа әзерләгәннәр. Зур залны балкытып утырган ак яулыклы әбиләр, чигүле түбәтәй киеп алган бабайларга район хакимияте башлыгы исеменнән районнан килгән вәкил Газинур Әүхәт улы Габидуллин, җирле үзидарә башлыгы Исфан Шиһабиев (рәсемдә), ветераннар Советы рәисе Әхмәт Дәүләтшин котлау сүзләре, изге теләкләрен җиткергән. Аннан 70, 80, 90 яшен тутырган өлкәннәрне котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылган. Ямь өстенә ямь өстәп, узган яшьлекләрен искә төшереп, күңелләрне җилкендереп оста гармунчы Гарифулла ага Мотыйгуллин тальян гармунда халык көйләрен башкарган. Моңлы җырлар башкарган авыл үзешчәннәренә мәктәп укучылары, "Айгөл" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр чыгышы кушылган. Бәйрәм концертыннан соң өлкәннәрнең аралашуы мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам иткән. Бу хакта безгә Олы Яңасала "Айгөл" балалар бакчасы тәрбиячесе Налия Садриева язып җибәргән.
Өлкәннәр көнендә үзләрен хөрмәтләп, зурлап бәйрәм чарасы әзерләгән, изге теләкләр җиткергән Көрәле авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллинга, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренә, район вәкиле Александр Сычевка барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзен пенсионер-укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны Кәшифә апа Ибраһимова юллаган.
Шундый ук күңелле чара Кече салтык (астагы рәсемдә) авылында булып узган. "Сагынам сине яшьлегем" дип исемләнгән концерт программасы агымдагы елда Алтын туйларын билгеләп үткән Фаягөл һәм Ирек Дәминовларга истәлек бүләге тапшыру, 55 ел бергә матур гомер кичерүче Әлфия һәм Галимҗан Шәйморзиннар, Рауза һәм Рәис Сабировларны котлау, шулай ук 80, 90 яшьләрен тутырган өлкәннәрне, алар исә 6 кеше, бүләкләү җыр-бию, изге теләкләр җиткерү белән үрелеп барган. Алар өчен махсус чәй табыны әзерләнгән.
Өлкәннәр канәгать калган. Алар бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт хөрмәткә лаек. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, дигән халык әйтемен онытмыйк. Картлык һәркемгә килә, гомерләрнең көзе шулай якыннарыбызның, авылдашларыбызның, урыннардагы җитәкчеләрнең кайгыртуы, игътибары белән уратып алынган хәлдә узсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев