Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар - алар кайгыртуында

Һөнәри бәйрәмнәре - юл хезмәткәрләре көне алдыннан без "Татавтодор" ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы юл участогының диспетчер пунктында булдык. Юл идарәсе территориясендә иртәнге сәгать җидедә эш башланганлыгы күренеп тора, шоферларга путевкалар бирелгән, мастерлар көнлек йөкләмә ала, участок җитәкчесе кул астында эшләүчеләрне тыңлап, аларга күрсәтмәләр бирә, бар җирдә дә бердәм, дус...

Һөнәри бәйрәмнәре - юл хезмәткәрләре көне алдыннан без "Татавтодор" ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы юл участогының диспетчер пунктында булдык.

Юл идарәсе территориясендә иртәнге сәгать җидедә эш башланганлыгы күренеп тора, шоферларга путевкалар бирелгән, мастерлар көнлек йөкләмә ала, участок җитәкчесе кул астында эшләүчеләрне тыңлап, аларга күрсәтмәләр бирә, бар җирдә дә бердәм, дус коллективның яхшы эшләве сизелеп тора.

"Татавтодор" ААҖның Кама Тамагы участогы җитәкчесе Рамил Ганьятуллинга бүгенге көндә нәрсәләр белән шөгыльләнүләре, агымдагы елда юллар төзелеше һәм ремонтлау буенча никадәр эш башкаруларын белергә теләп мөрәҗәгать иттек.

-Безнең участок муниципаль район территориясендәге федераль, республика һәм җирле билгеләнештәге юлларга хезмәт күрсәтә. Агымдагы елда төзелеш сигез объектта алып барылды, бу бик зур күләмдә, хәтта күрше районнарга карый да шактый.

Шулардан май аенда Тәмте-Уланово юнәлешендәге 2,2 километр озынлыктагы юлны файдалануга тапшырдык. Ул Тәмтедәге чиркәүдән башланып Осинники юнәлешендә алып барылды. Төзелешне киләсе елда да 5,5 километрда дәвам итәргә планлаштырабыз. Шулай ук октябрь аенда Красновидово-Сөйки юнәлешендәге юлны файдалануга тапшырдык: "Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесе»нә төшү юлын салуны төгәлләдек.

Мор. Каратай авылында күп функцияле комплекс-авыл клубын сафка бастыру белән авылга керү юлын да куллануга тапшырабыз. Анда тукталыш павильоннары, мәктәп автобуслары өчен борылу мәйданчыгы һәм урамнарга китү урыннары бар.

Тагын бер объект Варварино авылына керү юлы, аның гомуми озынлыгы 7,850 һәм 2,7 километр авыл эчендәге юллар. Асфальт-бетон катлам салынган. Хәзерге вакытта юлны төзекләндерү, юл билгеләре, барьер киртәләр кую эше алып барыла. Юл буе полосасын юууны булдырмау максатларында су агу өчен тотрыклы монолит лотоклар белән бетонны ныгыту эшләре алып барыла.

Октябрь башында Лабыш авылына кадәр 2,4 километр керү юлы төзелеше башланды. Җир полотнасын булдыру эшләре алып барыла һәм агымдагы елда торак пунктка кадәр 1 километр аралыкта аскы асфальт-бетон катлам салу күздә тотыла.

Моннан тыш, районда башка подрядчылар да юл төзелеше белән шөгыльләнә.

-Рамил Харисович, сез юл төзелеше белән генә түгел, юлларны тәртиптә тоту белән дә шөгыльләнәсез.

-Җәйге сезонда без юллардагы чокыр-чакырларны «ямыйбыз», кышка әзерлеккә бәйле рәвештә юл кырыйларындагы чүп үләннәрен чаптырдык, ком-тоз катнашмасы кирәкле күләмдә әзерләнде. Кыш айларында эшләү өчен тиешле техника әзер - бу 17 берәмлек транспорт чарасы. Кышын ике сменада эшлибез, кар чистарткыч машиналары теләсә-кайсы вакытта әзер. Төп магистраль һәм мәктәп маршрутлары беренче чиратта чистартылачак.

-Сез район өчен бик кирәкле эш башкарган коллектив турында да сөйләсәгез иде.

-Барлык төзелеш һәм ремонт эшләре Апас филиалы коллективы составында комплекслы алып барыла. Сүз уңаеннан, безнең филиал акционерлар җәмгыятендә иң зуры.

Безнең участокта 69 кеше хезмәт итә, аның составына инженер-техник хезмәткәрләр, юл эшчеләре, каравылчылар, шәфкать туташы да керә. Коллектив тотрыклы. Юллар торышы буенча җитәкче урынбасары Владимир Попов, участок механигы Фәрит Гыйззетдинов бездә озак еллар эшли. Шулай ук үз эшләренә бирелгән механизатор һәм шоферлар Ислам Бикмөхәммәтов, Дамир Мифтахов (астагы рәсемдә) Рафыйк Хәлиуллин, Раил Хәбибуллин, Руслан Гыйләҗев (өстәге рәсемдә) һәм Дамир Хәйруллин, КДМ шоферлары Рөстәм Кәримов, Наил Нәҗмиев рәхмәт сүзләренә лаек. Каравылчы Фәрит Шәрәфиев бездә 12 ел эшли. Октябрь аенда склад мөдире Мөршидә Вәлиева һәм диспетчер Рузалия Заһирова үзләренең юбилейларын билгеләп үтә. Аларның барысына һәм коллективка намуслы һәм җаваплы хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ветераннарыбызны һәм хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлап, сәламәтлек, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев