Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лаеклы өлеш

Тәмте урта мәктәбе вакыт белән бергә атлый. Бүгенге көн чыгарылышлардан фәнне тирәнтен, һәръяклап белүне таләп итә. Мәктәпнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә стимуллаштыру, конкурсларда катнашу үзенең җимешен бирә, чыгарылышларга шәһәр мәктәпләрендәге яшьтәшләре белән генә түгел, Гомумроссия күләмендә көч сынашырга, тормышта үз юлыңны табарга мөмкинлек бирә. XIV «Алтын...

Тәмте урта мәктәбе вакыт белән бергә атлый. Бүгенге көн чыгарылышлардан фәнне тирәнтен, һәръяклап белүне таләп итә. Мәктәпнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә стимуллаштыру, конкурсларда катнашу үзенең җимешен бирә, чыгарылышларга шәһәр мәктәпләрендәге яшьтәшләре белән генә түгел, Гомумроссия күләмендә көч сынашырга, тормышта үз юлыңны табарга мөмкинлек бирә.
XIV «Алтын көз» Россия агросәнәгате күргәзмәсе кысаларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия авыл яшьләре союзы» гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә 10 октябрьдә «Россия халыкларының мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм үстерүдә авыл яшьләре роле» дип исемләнгән конференция үткәрде.
Конференциядә «Казан дәүләт энергетика университеты» ВПО ФГБОУ студенты (Тәмте урта гомумбелем мәктәбе чыгарылышы, проект җитәкчесе - химия һәм биология укытучысы Ләлә Илгиз кызы Алексеева), «Минем авыл тарихы» номинациясендә «Кече Ватаным» III гомумроссия иҗат эшләре конкурсында җиңүче Сергей Назарычев катнашты.
Туган ягыңны, аның географик урнашу үзенчәлекләрен һәръяклап өйрәнү, аның хәзерге торышын тасвирлау, нәсел шәҗәрәләрен, мәдәни мирасны тикшерү, Россия крестьянының иҗади хезмәтен данлыклау - мөһим һәм кирәкле эш. Авыл яшьләре үз эшләре белән кече ватаннары тарихын саклый, Россия авылының гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итә.
Конференция вакытында «Минем кече Ватаным» III Гомумроссия иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрнең иң яхшы эшләре тәкъдим ителде, авыл мәктәпләрендә үз туган ягың гореф-гадәтләре һәм тарихын өйрәнү процессын камилләштерү тәкъдимнәре эшләнде һәм тәҗрибә уртаклаштылар, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашында конкурс лауреатлары һәм дипломантларын тантаналы шартларда котладылар.
Рәсемдә: Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Сергей назарычевка диплом һәм истәлек бүләге тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев