Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәрле үлмәс

Тенеш поселогында гомер итүче Сания ханым Гайнетдинованы белмәгән кеше юктыр районда. Ул җитез адымнар белән әле бер балалар бакчасында, әле икенчесендә, әле генә мәктәптә, әле генә юл кырыена полиция формасы кидереп укучыларны ияртеп чыккан. Тегеләре дә шундый кызыксынып кереп китәләр образга, аларга Сания апалары белән эшләү- юл кагыйдәләрен өйрәнү, аны...

Тенеш поселогында гомер итүче Сания ханым Гайнетдинованы белмәгән кеше юктыр районда.

Ул җитез адымнар белән әле бер балалар бакчасында, әле икенчесендә, әле генә мәктәптә, әле генә юл кырыена полиция формасы кидереп укучыларны ияртеп чыккан. Тегеләре дә шундый кызыксынып кереп китәләр образга, аларга Сания апалары белән эшләү- юл кагыйдәләрен өйрәнү, аны практикада куллану шундый ошый. Сүзем бүген ул турыда түгел, Сания апаның һөнәрләре, булганлыгы, уңганлыгы турында. Аны умарта кортлары да бик ярата икән. Тормыш иптәше Хикмәтулла абый исән чакта буш вакытларында корт оялары ясап, аларны ачык матур төсләргә буяганнар. Бал уңышын түземсезлек белән көтүләре күңелле шул. Хәзер Сания апа ялгыз, алай дип әйтү дөрес тә түгелдер, әнә оныклары гел янәшәдә. Биредәге чисталык, пөхтәлеккә гаҗәпләнәсең. Кортлар шулай ярата икән. Сары нарат бүрәнәсеннән салынган кышкы өйләре инде әзер, ояларны салкыннар башлангач кертәсе генә кала. Ә аның өчен һәр ояны ачып тикшереп, җылытып куелган инде. "Быел бал уңышы әйбәт булды ди ул, чөнки тәҗрибәле умартачылар белән киңәшләшеп эшлим. Алар безнең районда шактый. Гашыйк Гыйниятуллин, Мансур Сафин, Красновидоводан Камониннар, Кирсановлар, Келәнчедә Дәүләтшиннар һ.б. бик күпләр",-ди Сания апа горурланып. Кортларны төрле авырулардан саклау өчен халык киңәшләренә таяна ул. Ә балы - гәрәбә төсендә, авыздан сулар китерерлек. Хәзер Сания ападан киңәшләр: балның организмга файдалы икәнен барыбыз да белә. Мәсәлән, чәчәк, төрле үләннән җыелган бал нерв, мускул системасын ныгыта, тәндәге яраларны төзәтә, шешне киметә, матдәләр алмашын көчәйтеп, бактерияләрне юкка чыгара. Тынычландыра, иммунитетны ныгыта. Праполис- шулай ук бактерия, вирусларга каршы тора. Ашказаны җәрәхәте, салкын тигәндә, теш сызлаганда булыша. Корт чагуы аллергия бирмәсә - химия терапия ул, ревматизм, тире авыруларын дәвалый. Соңыннан шуңа игътибар итәргә кирәклеген искәртте Сания ханым, базарда сатыла торган сыек балга кызыгырга ярамый, алдануыгыз ихтимал. Әлбәттә, кортларны тәрбияләү күп көч таләп итә, тик моннан куркырга кирәкми, алар хезмәтне бәяли беләләр. Моны Сания ханым да, башка умартачылар да әйтер. Кортлары гына әйбәт кышласын!
Рәсемдә: Сания Гайнетдинова оныгы Илнур белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев