Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    (Дәвамы) Менә монда авыл советы, бригадир, хатын-кызлар белән тавыш китте. Беренче булып авыл советы председателе сүзне башлады. "Ник син быкырдыкта колхоз җирен таптап йөрисең?"- ди. Нәтиҗәдә, авыл советы председателе чиләкне алып көпчәккә бәрде һәм өстенә менеп таптады. Әй, бу вакытта малайның әрнеп елаган тавышы! Мондый әрнүле тавыш сирәк буладыр. Әле...

    (Дәвамы)
    Менә монда авыл советы, бригадир, хатын-кызлар белән тавыш китте. Беренче булып авыл советы председателе сүзне башлады. "Ник син быкырдыкта колхоз җирен таптап йөрисең?"- ди. Нәтиҗәдә, авыл советы председателе чиләкне алып көпчәккә бәрде һәм өстенә менеп таптады. Әй, бу вакытта малайның әрнеп елаган тавышы! Мондый әрнүле тавыш сирәк буладыр.
    Әле без хәзер икенче эшкә күчтек, җирдә калган башакны җыябыз. Аның җиргә ябышып үргәннәре дә бар, әмма җыеп була.
    Я, раббым, без яшәячәк, без үлмәячәк! Ул башакны уып, аның зерносын алгач, кул тегермәнендә тарттырып, менә дигән он була. Хет кабартма пешер. Юк шул, аның кадәр бездә запас юк. Әни аңардан умач уа. Я берничә кашык ашка салып җибәрә. Эчерек бәрәңге кәтере белән он салган ашны ашау нинди ләззәт биргәнен белсәгез икән, хәтта уйнарга да чыгып китәсе килә.
    Ләкин тагын башак җыярга барырга кирәк.
    Безне сагалап йөргән афәт, һаман безне сагалый икән ул. Районнан ниндидер кәгазь килгән, имеш кырдан башак җыюны туктатырга.Ни өчен? Имеш күп районнарда башактан алып пешерелгән ризыктан агуланып үлүчеләр булган.
    Бер караганда яхшы да, башакка барасы булмый, икенчедән, башак оныннан пешерелгән кәтер юкка чыгарга мөмкин. Без кача-поса тагын башак җыярга киттек, монда кем ничек булдыра ала. Башак җыеп йөргәндә кайсы ир бала, кайсыбыз кыз икәнлеген аеруы кыен булгандыр, чөнки кем нинди кием киеп чыга ала шуны кигән, кырык ямаудагы бер төркем.
    Әйе, без күрәсен кеше күрмәс. Башак җыю катгый тыела дигән өндәү булды, янәсе безне агуланып үлүдән коткаралар. Ә безне ачтан үлүдән коткару берәүнең дә теләгендә юк. Өндәү бер эш, ә бит башак җыярга без барыбер барачакбыз. Әниләр дә моны тели, без үзебез дә, чөнки без барыбыз бер коллективка әйләнәбез икән.
    Табигать үзенекен эшли. Без ир балалар кызларга, кызлар ир балаларга тартылуы чагыла башлаган. Бер кыз бер ир бала белән, икенчесе икенче ир бала белән башакны бер урындарак җыя башладык. Их син, яшьлек! Нинди генә авыр заманда да үзеңне белгертми калмыйсың ахыры?
    Әле җирләр сукаланмаган, без башак җыюны дәвам итәбез.
    Көннең яртысы килеп җиткән бер вакытта «авыл советы!» дигән тавыш ишетелде. Бу безнең өчен куркыныч хәбәр. Без бөтенебез якындагы ярга таба омтылдык. Мин алда, ни барын да белмичә ярга сикердем. Анда 5-6 метрлы чокыр булган, аста сазлык, бусы минем бәхеткәдер инде. Мин барып төшеп, саз түмгәгенә барып утырдым. Ул мине йомшак ястык кебек кабул итте, әмма умыртка сөякләре нык авырткан иде. Мин саз ләменнән аякларымны җиңел тартып алдым, чөнки ялан аяк идем. Акрын гына торып, аунап яткан чиләгемне алып, камышлар арасына кердем. үзем белән бергә башак җыярга килгән малайлар, кызлар кайда икән, дип уйлап куйдым. Камышлар арасыннан саз ләменә бата-бата авылга таба атладым. Азрак баргач, бер төркем малайлар, кызлар камыш арасыннан безне эзәрлекләүчеләрне күзәтәләр иде. Мин дә аларга кушылдым. Алар ярның сөзәгрәк җирдән кайсы тәгәрәп, кайсы шуып ярга төшеп тулган. Яр өстендәге юлда безне эзәрлекләүчеләрнең атлары күренде. Алар кызу-кызу нәрсәдер сөйләшеп бара иде. Без качып яткан урынны узып киткәч, яр эченнән кача-поса камышлар арасыннан авылга таба элдердек. Мин өйгә кайтып кергәндә, кояш кичке якка авышкан иде инде. Өйдә беркем юк, әни эштә, өйгә керсәң дә, ашарга юк, чөнки без көнгә ике генә ашый идек.
    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: