Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихтирам йөзеннән

17 октябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Куйбышев затонда яшәүче Зинаида родионовага 90 яшь тулды. Юбилярны әлеге истәлекле көне белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев котлады һәм Россия Президенты Владимир путин имзасы салынган котлау телеграммасын тапшырды. - Сез - сугыш вакытының барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, безнең ихтирамга һәм игътибарга лаек...

17 октябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Куйбышев затонда яшәүче Зинаида родионовага 90 яшь тулды.

Юбилярны әлеге истәлекле көне белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев котлады һәм Россия Президенты Владимир путин имзасы салынган котлау телеграммасын тапшырды.

- Сез - сугыш вакытының барлык авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, безнең ихтирамга һәм игътибарга лаек буын вәкиле, - диде Зөфәр Галимуллович Зинаида Георгиевнаны котлап һәм бүләк тапшырып.

Юбилярны Куйбышев затон штп исеменнән Елена Сороковнина һәм ВОИ ТРО район бүлеге рәисе Анна Зубарева да котладылар. Аннары чәй табыны артында Зинаида Георгиевна унтугыз яшендә 1942 елның апрелендә фронтка китүен, зенит артиллериясенә эләгүен, Мәскәүне саклавын искә алды. Үзенең 34 ел затон китапханәсендә эшләве турында сөйләде. Һәрвакыт җаваплы, инициативалы, эше өчен янып-көеп йөрүче ханым, өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә үзен борчыган мәсьәләләр, сәяси тормыш белән кызыксына.

Юбилеегыз белән Зинаида Георгиевна, сезгә нык сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев