Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 13 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 13 ноябрь 2012 - 09:44
      Терлекчеләр ничек эшли?
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре терлекләрне кышкы абзарларда өченче ай асрый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан көнгә уртача 8,9 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» АХПда 8,3 кг, узган елгыдан 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта әлеге күрсәткеч...
      287
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:43
      Навигация тәмамлана
      Нефть ташучы транспорт навигация чорын тәмамлый. Куйбышев затонга 9 танкер кайтты инде, тагын икесе кайтып килә. Кышкы чорда ике суднога чираттагы ремонтланачак, докта - өчесенә, алты танкерга еллык төзекләндерү үткәреләчәк. Флотның күпчелек өлеше куйбышев затонда кышлаячак һәм ремонтланачак. Толкачлар һәм бер танкер Криушта (Ульяновск өлкәсе) ремонтланачак, өч судно Балаковода булачак.
      358
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:42
      Безнең горурлык
      4-10 ноябрьдә «Акчарлак» СОК базасында 1996-1997, 1998-1999, 2000-2001 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегенең зона ярышлары булды. Анда тренер Ришат Хананов җитәкчелегендә егетләр катнашты. Ярышларда катнашкан 6 район арасында 1996-1997 елда туган безнең җыелма команда 3 урын, 1998-1999 елларда туган егетләр командасы 1 урынны, 2000-2001 елда туган егетләребез...
      482
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:40
      Декабрьне гыйнвардан көтәләр
      Биш пар Кама Тамагы ЗАГС бүлегенә никахларын 12 декабрьдә теркәү турында гариза биргән. Өч «12» саны (12.12.2012) булачак яшь парларга истәлекле дата, матур штрих һәм җиңел истә калдырырлык көн буларак кына түгел, нык һәм тату гаилә корырга ярдәм итәчәк, дип санала. Бу көнне районда туй кортежлары сигналлары көне буе ишетелеп...
      302
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:36
      Икеләтә штрафны көтмәгез
      Административ хокук тәртибе бозган өчен түләнми калган штрафлары булучыларга икеләтә штраф салганны көтмәү хәерле. Аларны вакытында түләгез һәм тыныч кына йөрегез, шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә үтәгез.
      336
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:31
      “Үлем сатылган урынны хәбәр ит!”
      2 ноябрьдә Татарстанда "Үлем сатылган урынны хәбәр ит!" дип аталган зур масштаблы наркотикларга каршы акциянең икенче этабы старт алды. Оештыручысы Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәт идарәсе.акция кысаларында наркополицейскийлар республикада яшәүчеләрдән наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аны куллану фактлары турында оператив-әһәмиятле мәгълүмат алырга планлаштыра. Бу көннәрдә...
      360
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:27
      Башлангыч биредә салына
      8 ноябрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә «4 сыйныфта укучыларга мониторинг тикшерүе» темасына башлангыч сыйныф укытучыларының методик көне үткәрелде. Көн «4 сыйныф укучыларын мониторинг тикшеренүләргә әзерләү» темасына башлангыч сыйныф укытучылары чыгышлары һәм мастер-классларыннан башланды. Анда 4 сыйныф укучыларына рус һәм татар теле, математика буенча текст үткәрүдә күргәзмә әспаблар һәм презентацияләр...
      398
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:24
      Әниләр сертификат алды
      Узган җомгада МР башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты тапшырылды. «Быел районыбызда 81 гаилә теркәлүе шатландыра, 107 бала туды, шулардан 42се - гаиләләрдә беренче, 37се - икенче, 20се - өченче, 8е - дүртенче һәм бишенче бала»,- диде тантананы алып баручы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова. Кама Тамагы...
      315
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:23
      Гошер сәдакасы
      Элек-электән авыл халкы өлкәннәр һәм балаларга, шулай ук мохтаҗларга ярдәм кулы сузган. Көзен авыл халкы мул уңыш җыеп алгач, Ходайга рәхмәт йөзеннән, әлеге уңыштан мохтаҗларга да өлеш чыгарган. Әлеге матур гадәтне Иске Казиле авыл җирлегендә онытмыйлар. Ничәнче ел инде авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шәхси ярдәмче...
      389
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:21
      Электр энергиясенә бәя артты
      Ноябрьдән электр энергиясен көндез кулланган өчен 1 квт өчен 2 сум 81 тиенгә артты (элек 2 сум 57 тиен иде). Төнге тариф 1 сум 29 тиеннән 1 сум 89 тиенгә кадәр арткан. Әлеге үзгәреш ТР Дәүләт комитетының агымдагы елның сентябрендә чыккан карары нигезендә булды. Яңа тарифның максаты - электр энергиясен...
      353
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:19
      Кайчан пенсия түләү туктатыла?
      Пенсия фонды идарәсенә вафат булган пенсионерның алып җиткерелмәгән пенсиясен түләү тәртибе турында сораулар керә. Пенсионер вафат булган айдан соң килгән айның беренче числосында пенсия түләү туктатыла. Пенсионер вафатына бәйле рәвештә алынмыйча калган пенсия, әгәр пенсионер үлгәннән соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итсәләр, ул үлгәндә аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына...
      385
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:15
      Йөзен югалтмаучы банк
      Район халкының Саклык банкына кертеме бүген 240 миллион сум тәшкил итә, банкның өстәмә офисында район халкы 182 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән. 1998 елдан 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1841 елда Россиядә саклык кассалары учреждениеләре турында патша Николай I Фәрманына кул куелган көн белән бәйле....
      342
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 09:14
      Тарихны онытмаска иде
      (Дәвамы). Менә авыл советына безнең кебек яшүсмерләрне ФЗУга җибәрергә дип хәбәр килгән. Без анда китәргә ризалыгыбызны биреп язылдык. Әмма мине яшем җитми дип анда алмадылар. Ул вакытта минем китәсем килгән иде, чөнки дуслашкан кызым, авылдан качып шәһәр җаена җайлашкан иде. Миңа да шәһәр ягына җайлашырга кирәк булгандыр, ләкин мөмкинчелек булмады....
      260
      0
      0
    • 13 ноябрь 2012 - 07:47
      Депутатлар эштә
      Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы XXIII утырышы көн тәртибенә шактый мәсьәләләр кертелгән иде. Депутатлар ундүрт мәсьәләне карады, аларны билгеле бер эшчәнлекне контрольдә тоткан җитәкчеләр тәкъдим итте. 2013 елга һәм 2014-2015 елның план чорына Кама Тамагы муниципаль районының социаль икътисадый үсеш программасы белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар...
      375
      0
      0
    Реклама