Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    (Дәвамы). Менә авыл советына безнең кебек яшүсмерләрне ФЗУга җибәрергә дип хәбәр килгән. Без анда китәргә ризалыгыбызны биреп язылдык. Әмма мине яшем җитми дип анда алмадылар. Ул вакытта минем китәсем килгән иде, чөнки дуслашкан кызым, авылдан качып шәһәр җаена җайлашкан иде. Миңа да шәһәр ягына җайлашырга кирәк булгандыр, ләкин мөмкинчелек булмады....

    (Дәвамы).

    Менә авыл советына безнең кебек яшүсмерләрне ФЗУга җибәрергә дип хәбәр килгән. Без анда китәргә ризалыгыбызны биреп язылдык. Әмма мине яшем җитми дип анда алмадылар. Ул вакытта минем китәсем килгән иде, чөнки дуслашкан кызым, авылдан качып шәһәр җаена җайлашкан иде. Миңа да шәһәр ягына җайлашырга кирәк булгандыр, ләкин мөмкинчелек булмады. Ул кунакка кайтканда да чыркылдык булып киенеп чыкмый, авылчарак киенә иде. Ул, бәлки, миңа "менә без икебез дә бер бит" дип аңлатырга тырышуы булгандыр.
    Шулай да, беребез ярның бер ягында - авылда, ә икенчебез икенче ягында - шәһәрдә, уртада упкын. Ә шулай да безнең бер беребезгә тартылуыбыз бик көчле иде һәм озакка сузылды.
    Авылдан китәсе кызлар һәм яшүсмерләр китеп беттеләр. Безнең шикелле юньсезләр генә, китеп башкара алмаганнар, авылда калдылар. Билгеле, кызлар аз иде, ә ир балалар күбрәк. Безне азрак олыгайгач, колхозга кертү башланды. Колхозның еллык отчетында беренче көн тәртибе итеп колхозга кадрлар кабул итү була иде. Билгеле, монда без алдан ук язып куелган гаризаларга кул куябыз да, безне алкышлар астында колхозга кабул итәләр. Шул вакытта үзебезне колхозга крепостной-кол булырга кул куйганыбыз беребезнең дә башына килмәгәндер әле. Шушы кәгазь нигезендә колхоз рөхсәтеннән башка безгә паспорт бирү тыелган. Китсәң, ялланып төрле төзелешләргә бөтен гаиләң белән китә аласың. Андый китүчеләр дә булды. Андыйларның йортлары яшәрлек түгел, ишелгән. Алар йортларын авыл халкына утынга сатып китәләр иде. Шулай итеп без акрынлап «авылны яга» башладык. Ул йортлар урынына кычыткан, алабута үсеп чыга иде.
    Менә без Идел буендагы урман эшләрен ташлап, язгы чәчүгә әзерләнергә дип авылга кайттык. Кыш буена алҗыган үгезләрне азрак ял иттерәбез, үзебез су буйларында яшьләрчә уеннар оештырып кичләрен ял итәбез. Әгәр кызлар да чыкса, ул бигрәк тә күңелле була иде. Ләкин кызлар аз шул, алар шәһәр якларына качып беткәннәр.
    Ничек булса булды, кырлар кипте дигән көнгә килеп җиттек. Иртәгә чәчүгә чыгучыларга смотр булачак дигән игълан булды. Без яшүсмерләр моңа җаваплы карый идек ул чакта. Өс-башның азрак ямаулысын сайлап киябез. Аякта юк инде. Дөресен генә әйткәндә ул вакытта ир балалар аякка киеп йөрми иде. Ул вакытта әллә мода, әллә экономия, аяк табаннары юкарак подметка калынлыгы кадәр була иде. Хәтта кадак та керми. Бригадалар 3 сафка тезеп куелган. Алда 3 бригадир, алар үзләренең әзерлеген күрсәтәләр.
    Беренче рәттә корчаңгы булсалар да, ярыйсы атларга җигелгән ат чәчкечләре. Икенче-өченче рәттә пар атка ат плуглары җигелгән. Дүртенче-бишенче рәттә пар үгезгә җигелгән ике ат плугы. Арткы рәтләрдә без бер үгезгә берәр тырма тагып тезелдек. Үгезләр тыныч кына "сагыз" чәйниләр. Иң арттагы рәткә 3 тол хатын үзләренең сыерларын тырмага җигеп тезелешеп торалар. Бер кырыйда 3-4 карт үзләренең чәчү подаукаларын кигәннәр дә, нидер киңәшәләр. Язгы чәчүне башкарачак көч шушында тупланган инде.
    (Дәвамы бар)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: