2026 елда башкарылган юл эшләре статистикасы.
Ремонтның гомуми күләме: 20,14 км юл ремонтланган. Шулардан:
· Асфальт-бетон өслек -16,07 км.
* ЩПС -4,07 км.
· Өстәмә эшләр: Куйбышев Затоны бистәсендә автобус павильоны урнаштырылды, Кама Тамагы бистәсендә юл билгеләре яңартылды.
Объектлар буенча тулырак:
📍 Казан – Ульяновск - Кама Тамагы автомобиль юлына капиталь ремонт, 38 километрдан 43,7 километрга кадәрге участокның озынлыгы 5 722 метр. Объектны ремонтлау киләсе елда да дәвам итәчәк. 2026 елда участокта юл тигезләнгән һәм 800 метрда өслек регенерацияләнгән. Барлык планлаштырылган эшләр тәмамланган.
📍 Казан – Ульяновск- Иске Барыш - Кама Тамагы автомобиль юлын ремонтлау БКД милли проекты кысаларында 1 057 метр озынлыкта асфальт җәелгән. Эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Күчмә объект Красновидово – Сөйки автоюлына капремонт. Объектның гомуми озынлыгы 1 956 метр тәшкил итә. Беренче участокта төп ремонт эшләре башкарылган; юлларны төзекләндерү һәм юл кырыйларын ныгыту төгәлләнә. Икенче участокта 19 октябрьдән җир эшләре башлана, ул декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
📍 Казан – Ульяновск - Кама Тамагы автомобиль юлына капиталь ремон, участок озынлыгы 4 389 метр. 2026 елга ремонтның беренче этабы башкарылган: аскы катлам - 2089 метр, өске катлам-1550 метр. Калган участокларда өстәмә лотоклар урнаштыру эшләре дәвам итә.
📍 Муниципаль юл эшләре программалары (юл хәрәкәте иминлеге программасын да кертеп). Куйбышев Затоны бистәсендә яңа «Идел» автобус тукталышы урнаштырылды, Кама Тамагы штпда юл билгеләре алыштырылды. Башкарылган эшләр күләме 1 139 метр асфальт тәшкил итте.
📍 Торак пунктларның юл - урам челтәрен капиталь ремонтлау (ЩПС кулланып). Гомумән алганда, эшләр 1 147 метр озынлыктагы участокларда башкарылган.
Асфальт-бетон белән капланган юл-урам челтәренә (МДФ) капиталь ремонт ясау. Объект төгәлләнгән, эшнең күләме — 760 м.
📍 Өстәмә объектлар (ТР Рәисе кушуы буенча). Гомуми озынлыгы 3 535 м (асфальт) һәм 2 925 м (ЩПС) булган объектларда эшләр төгәлләнгән.
Нет комментариев