Кама Тамагында урып-җыю эшләре төгәлләнә
Авыл хуҗалыгы

Кама Тамагында урып-җыю эшләре төгәлләнә

13 октябрьдә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның тугыз комбайны Сөйки авылы янындагы көнбагыш кырын иңләде.

Җыелган уңышны КамАЗлар тиз һәм пөхтә итеп, кузовларны чыбылдыклар белән каплап, Олы Салтык ашлык киптерү копмлексына алып ташыдылар. Бер өлешен шушында ук кырда “җиңсә”гә төрделәр.

- Иртән дымлылык бик югары, шуңа күрә комбайннар кырга иртәнге тугыздан соң чыгалар, - ди җитештерү участогы агрономы Рөстәм Вафин. – 12 октябрьдә 807 гектар көнбагыш суктырдык. Бүгенгә 3500 гектар суктырылды, 8900 гектары калды. Мондый тизлектә эшләсәк, безгә урып-җыюны тәмамлау өчен тагын 10 көн кирәк булачак.

Ындыр табагында көнбагыш киптерәләр һәм беренчел чистарту үткәрәләр, бу соңрак суктыру мөмкинлеге бирәчәк.

Без төшке аш вакытына туры килдек. Комбайнчылар икешәр-өчәр кеше төшке ашка килделәр.

Радик Мингалиев тумышы белән Көрәле авылыннан, авыл хуҗалыгында чирек гасыр чамасы: 13 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, аннары үзе дә штурвал артына утырган.

Айзат Насыйбуллин бу тармакта егерме елга якын хезмәт куя, үзе ул Олы Кариле авылыннан, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2023 елдан бирле эшли.

Кирельское авылында туып-үскән Сергей Ентураев кырык елдан артык инде кырда эшли, шулай ук сигезенче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, бер елдан, үзе әйтмешли, инде мөстәкыйль комабайнер булган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 8 октябрьгә Радик Мингалиев – 2281 тонна, Сергей Ентураев – 1831 тонна, Айзат Насыйбуллин 1478 тонна суктырган.

 


Нет комментариев