Мәктәпләрдә балалар өчен укулар сентябрьдә башланса, мәчет-мәдрәсәләрдә октябрьдә башлана.
Шул җәһәттән районның баш мөхтәсибе Галимулла хәзрәт укуларга керешер алдыннан үзәк мәчеттә, мөгаллимәләрне, остазларны, укытучыларны чакырып, җыелыш үткәрде. Хәзер, шөкер, район үзәгендә генә түгел, авыл мәчетләрендә дә мулла-имамнар, остабикә-абыстайлар укулар оештыра. Теләге булган һәркемнең дин сабаклары алу мөмкинлеге бар.
Җыелышгта фикер алышулар барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, бусына планнар билгеләнде, дәресләр буенча якынча җәдвәл төзелде.
- 27 октябрьдә Татарстан Республикасы Мөселманнар Диния Нәзарәте галимнәр, укытучылар, мөгаллимнәр форумы оештырачак. Анда безнең районнан биш кеше катнашачак, делегация сайланды, яңа уку елына яңа программа таратылачак. Белем һәр мөселман өчен фарыз. Белем алучы кеше өчен һәрнәрсә, хәтта диңгездәге балыклар да ярлыкауны сорар диелә хәдисләрнең берсендә. Файдасы тия торган белем алырга насыйп булсын, – сейли Рәфика Хәйруллина.
Нет комментариев