Кама Тамагы юлчылары бәйрәмне билгеләп үтә 1
Җәмгыять

Кама Тамагы юлчылары бәйрәмне билгеләп үтә 1

Дамир Вазыхов иртә таңнан КППда хезмәттәшләрен каршы ала.

Олы Кариле авылында туып-үскән Дамир Вазыйхов, армиядә хезмәт итеп, Казанда ЭВМ заводына урнашкан, шунда ук булачак хатыны белән таныша, гаилә коралар, хатыны, югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча районга кайтырга тиеш була, һәм яшь гаилә Кама Тамагына күченә.

- Мин берничә ел гипс руднигында эшләдем, әмма сәламәтлегем буенча шахтадагы эшне башкасына алыштырырга туры килде, - ди Дамир Вәкил улы. - Берничә ел РУЭСта хезмәт куйдым, аннары «Фоника»га күчтем, ләкин аннан да китәргә туры килде.

2016 елда Дамир Вазыйхов юл ремонт-төзелеш идарәсенә контролер булып урнаша.

- Аның бурычларына территорияне контрольдә тоту, үткәрү режимын тәэмин итү керә, эш көне тәмамланганнан соң, ул машина йөртүчеләрдән саклауга куелган техника ачкычларын кабул итә, - ди де идарә җитәкчесе урынбасары Илнар Дәүләтшин. - Кышкы вакытта КПП эшчеләре өстәмә рәвештә газ казанлыгы операторлары вазыйфаларын башкаралар.

Дамир Вәкил улы бик пөхтә һәм җаваплы хезмәткәр. Быел ул намуслы хезмәте өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


Нет комментариев