Механизатор тәҗрибәсе һәркайда кирәк булачак.
Даныш егете Илгизәр Зәйнуллин мәктәптән соң Тәмте училищесын тәмамлап, киң профильле механизатор белгечлеге алган.
-Май заводында машина йөртүче булып эшли башладым, предприятие ябылганчы шунда эшләдем, - ди Илгизәр Ислам улы. - Аннары юл идарәсенә килдем, монда минем эш тәҗрибәм кирәк булды.
- Илгизәр Зәйнуллин төзелеш-ремонт чорында йөк төягеч машинисты булып эшли, - ди Илнар Дәүләтшин. - Асылмалы җайланмалар һәм оста эш итү нәтиҗәсендә ул юлларга ремонт ясаганда асфальт түшәмәләрне алыштырырга кирәк булган участокларны чистарта. Ә кыш көне КДМда юлларны кардан чистарта.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Илгизәр Зәйнуллин «Татавтодор» АҖ баш предприятиесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев