Узган атнада Кама тамагы районда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды
Җәмгыять

Узган атнада Кама тамагы районда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды

Өч көн буена барлык хезмәтләр эвакуация, коткару, өйрәнү чараларында катнашты. Өйрәнүләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Сәлимов җитәкчелек итте.

- Районда РФ Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия ачык куркынычсызлыгы дәресләре узды, - ди ГО белгече Виктория Кулигина.

- Өйрәнүләрдә катнашучыларга «Барыгызга да игътибар!»  хәбәр итү сигналын алганда эш тәртибе турында мәгълүмат (ракета куркынычы, пилотсыз куркыныч, авиация куркынычы) җиткерелде, шулай ук укучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә мондый сигналлар алганда алар эвакуацияләнергә тиешле яшеренү урыннарының кайда урнашуы турында җиткерелде.

Хакимият хезмәткәрләре белән «ракета куркынычы», пилотсыз куркыныч, авиация куркынычы ашыгыч мәгълүматны җиткергәндә башкарыла торган гамәлләр үткәрелде. Аерым алганда, учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча гамәлләр башкарылды.

Учреждение җитәкчеләре белән гражданнар оборонасы объектларын җәелдерү буенча дәресләр узды.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясеннән хәвеф-хәтәр турында сигнал алганда башкарыла торган гамәлләр башкарылды.

- Өйрәнүләр барышында гадәттән тыш хәл килеп чыкканда һәм аннан соң аны районның барлык ашыгыч хезмәтләре белән бергә бетергәндә гамәлләр эшләнде. – диде берәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Илнур Гыйльманов. - Шулай ук Кече Салтык, Тәмте һәм Кама Тамагы торак пунктларында халыкка хәбәр итү системасын тикшердек.

 

- Өйрәнүләргә барлык ашыгыч хезмәтләр җәлеп ителде. Барлык гамәлләр дә яхшы дәрәҗәдә – көйле һәм оператив рәвештә башкарылды, - дип уртаклашты Виктория Кулигина газетага. -МКУ гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Гыйльмановның, ПСЧ-116 хезмәткәрләренең, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖ эшчеләре һәм белгечләренең, «Кама Тамагы» полиция бүлеге хезмәткәрләренең, «Уют» МУП, газ хезмәте, үзәк район хастаханәсе, «Кама Тамагы» ИК, РЭС, РУЭС, ЦКДОН, ДРСУ, «Бэркут» ҖЧҖ эшчеләре һәм җитәкчеләренең төгәл гамәлләрен билгеләп үтәсе килә.

Оештыру эшләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Елена Сороковнина һәм Миләүшә Хәбибуллова, район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Рамил Хәйруллин, җирлек башлыклары Татьяна Азанчеева, Игорь Зиновьев, Айрат Җиһаншин лаеклы башкардылар.

 


Нет комментариев