Раил Галиәскәров ике тау түбәсен яулады
Спорт

Раил Галиәскәров ике тау түбәсен яулады

Кама Тамагы егете Европаның иң биек тавына ялгызы гына менгән.

Кама Тамагы районында яшәүче 30 яшьлек Раил Галиәскәров Эльбрус тавына менгән, шул рәвешле диңгез өсте тигезлегеннән 5 642 метр биеклекне яулаган.

Раил маршрутны ялгызы гына узган. Сәяхәтче үзе менә нәрсә сөйли:

- Барысы да 6 сентябрьдә сәгать 7.15 тә башланды. 3900 метр биеклектән старт алдым. Башта планнарда 5100 гә кадәр күтәрелү иде, ләкин аппетит «ашаганда» килде, һәм мин югарыга кадәр мендем. Юлга 6 сәгать 15 минут вакыт кирәк булды, 13: 30 да мин Эльбрусның көнбатыш түбәсендә (5642 м) басып тордым. Анда соңгысы булдым, башка беркем дә юк иде. Истәлеккә «Кама Тамагы» дигән наклейка ябыштырдым.

Кире лагерьга төшү шактый тизрәк булган һәм нибары ике сәгать вакытны алган.

Бу казаныш тагын бер амбициоз максатка – 13 сентябрьдә Казбек тавына (5033 м) йөгереп менүгә әзерлекнең бер өлеше булган.

1700 метр биеклектән старт алып, Раил 8 сәгать эчендә 3300 метр биеклек җыеп, 18 километр юл үткән.

– Квалификация вакытына сыештым, әмма 4200 метрдан биеклек нык басым ясый башлады, ризык кермәде, – ди Раил. - Шуңа да карамастан, уңышлы килеп чыкты. Биш мең чакрым югарылыктагы ике тау тизйөрешле күтәрелүләр кысаларында яуланган.

 

 


Нет комментариев