Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тарихыннан

Исән калырга насыйп булган

Кама Тамагында туып-үскән Владимир Иванович Александров үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Аны укыганда, бабаларыбызның җирдә тынычлык саклар өчен нәрсәләр кичергәнен күз алдына китереп, күз яшьләрен тыеп булмый. Бүген дөньяны неофашизмнан яклап, аларның эшләрен оныкчыклары дәвам итә.

79 ел элек кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланды, исән калган фронтовиклар әйләнеп кайттылар һәм безгә гомер бирделәр, сугыш турында беркайчан да бернәрсә дә сөйләмәделәр. Һәм без аның турында 60 нчы еллардагы матур фильмнардан, шулай ук Симонов, Твардовский Васильев, Быков, Астафьев, Гранин һәм башка күп кенә фронтовикларның китаплары, фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре аша белдек һәм беләбез.

Мин әтиемнең яшен күптән узып киттем, әмма хәзер дә аннан: «Әти, анда ничек булды?» - дип сорарга телем әйләнмәс иде. Бары гомеремдә бер генә тапкыр малай чагымда минем аның кемгәдер: «исән калу насыйп булды» дип җавап биргәне истә калган. Бер сүз. Бу хәзер мин архивлардан әти һәм әни тормышының яңа һәм яңа катламнарын эзлим һәм шуны аңлыйм: чыннан да, “насыйп булган”  һәм бу сугышта гына түгел.

30 нчы еллар уртасында бабам Конин Михаил Петровичны Соколкидан Кама пристане начальнигы итеп күчергәннәр. Маша Конина һәм Ваня Александров (әнием һәм әтием) бер сыйныфта укыганнар. Яхшы укыганнар. Ике арада мәхәббәт уты кабынган. 1937 елда 10 сыйныфны тәмамлаганнар. 37 ел!!!... Өйләнешкәннәр... Александровлар нигездә кулаклар нәселеннән. Хәзер генә ул андыйларның иң тырыш крестьяннар булганын беләбез. Мәсәлән, Александров Иван Матвеевич 1873 елда Кама Тамагы бистәсендә туган. Кама Тамагы районы башкарма комитеты тарафыннан 30 елның 27 октябрендә кулак дип игълан ителә. Әтинең туган абыйсы. Ә әти ягыннан әби сәүдәгәр Клюевлар нәселеннән. 1950 еллар ахырында безгә реабилитацияләнгән Клюевларның килгәне булды.

Мәктәптә укыганда, малайлар миннән: «Ну нәрсә? Клюевларның алтыннарын казып чыгарганнармы алар? " - дип сорыйлар иде. Мин исә бу хакта берни белмим. Бүгенге көнгәчә.
Ә әни ягыннан нигездә «халык дошманнары», "шпионнар". Мәсәлән, 1915 елгы Конин Михаил Михайлович – Куйбышев исемедәге Затон мәктәбенең тарих һәм рус әдәбияты укытучысы. 17 майда «партия һәм хөкүмәт чаралары адресына яла яккан» өчен 6 ел төрмәгә утыртыла. Дөрес, 1937 елның 24 декабрендә Омскида аны «япон шпионы» буларак атып үтерәләр. Ел ахырында планны үтәргә кирәк булгандыр…. Әниемнең яраткан абыйсы – чибәр һәм акыллы егерме ике яшьлек егет Миша Кониннан башка Россиягә җиңелрәк булгандыр.

Ә әнинең агасы Роман Петрович Конины, Бельский проходчылыгы лоцманын, 1941 елның июлендә «немец шпионы» дип атып үтергәннәр.

Шулай итеп, мондый нәселдән чыккан яшь пар – Александровлар гаиләсе ерак бер татар авылына укытучылар булып барып урнаша. "Насыйп булган".

1940 елның маенда апам Майя туа, ә 1941 елның маенда әти кинәт Чкалов зенит-артиллерия училищесына курсант итеп алына. Менә бу "насыйп булган". Бер айдан  сугыш башлана.
«Каһәр суккан 41 нче ел» дип яза фронтовик Семен Гудзенко. Барлык илләрдә дә карталарда фронт сызыгы билгеләнә. Минск, Киев, Смоленск, һәм менә инде Мәскәү яны. Карталар һәм глобуслар буйлап флаглар, кнопкалар хәрәкәт итә. Ә аларның очларында – рус ирләре. Сүзсезләр. Сабырлар. Һәрвакыт гаеплеләр. Кешелекнең соңгы өмете. 1941 елда киткән 100 кешенең өчесе кайткан.

“Син карда өшедең, пехота!». Элек «Үлем үзәне» дип аталган Мурманск янындагы Дан Үзәненә барып, аның тарихын белгәнче, мин моны Семен Гудзенконың шигъри метафорасы дип уйлый идем. 1941 елның июленнән фашистлар Мурманскига таба ыргыла, ләкин бу үзәннән ары үтә алмыйлар. Зур югалтуларыбыз, зур батырлык һәм ныклык бәрабәренә. Ә 1942 елның язында ставка контрудар белән җавап бирергә карар итә, ярдәмгә  солдатлар җыялар, тылдагылар артта кала, ә 3 майга каршы төндә буран чыга. Йөзләрчә, меңнәрчә кеше окопларда өшегән, ә иртән гимнастеркалардан гына фашист егере пулеметлары астында штурмга чыгалар. 10 майда барысын да туктаталар һәм 1944 елга кадәр чын мәгънәсендә оборонаны батырларча дәвам итәләр һәм дошман үтә алмый.

“Безне кызганырга кирәкми, чөнки без дә беркемне дә кызганмас идек", - дип яза соңыннан Семен Гудзенко. Рус ир-атын кем һәм кайчан кызганып торды соң, ә бит барлык сугышларда патшалар, генсеклар, президентлар, маршаллар, генераллар җиңмәде, ә алар – руслар, татарлар, башкортлар һәм Россиянең башка  милләтләре җиңде. 10 еллар чамасы элек үзем укыган Кама Тамагы мәктәбе сайтына кереп, «Фронтовик-укытучыларыбыз» стендын күргәнче, мин әтинең фронт юлы турында берни дә белми идем. Зурайтып карадым. Һәм әтинең фамилиясе, аның батарея идарәсе взвод командирыннан алып бронепоездның ут командирына кадәрге бөтен сугыш юлы язылган. Сталинградтан Будапештка кадәр. Бер генә җәрәхәт тә юк. Чыннан да “насыйп булган”. Күзләремә яшьләр килде. Туган мәктәбем укытучылары һәм укучылары алдында баш иям. Хәтерләгәннәре өчен.

Бервакыт апам Майя “Генерал кызы булыр идем", - дип әтигә Харьков өчен үпкә белдерде. Әтидән сорадым. "Будапешттан мине Харьковка округ штабына күчерделәр, бүлмә бирделәр. Гаиләмне алып килдем Хезмәт итәм. Сталинның мәктәп укытучыларын беренче чиратта демобилизацияләргә дигән боерыгы турында ишеттем. Рапорт тапшырдым – рөхсәт булмады, икенче тапкыр тапшырдым – рөхсәт юк. Бервакыт округ штабында дежур тордым, иртән округ командующие урынбасарын очратты, вакыйгалар турында хисап тоткач, хәрби субординацияне бозып, рапортымны суздым. Гаҗәпләнеп, кашларын күтәрде, ләкин алды. Бер тәүлек үткәч, начальник чакыртып алды. Өстәлдә ике кәгазь бите ята. Берсен сайларга кушты. Беренчесе – “демобилизацияләргә” дигән мөһер сугылган минем рапорт, икенчесе – Мәскәүгә Академиягә юллама. Беренчесен сайладым. "Ахмак та инде син, Александров", - диде. 

Әгәр фронт офицеры потенциаль генерал белән укытучы арасыннан авыл укытучысы язмышын сайласа, сугышта ниләр булганын күз алдына да китерүе авыр. Әтинең биш апасы бар иде, барысы да тол хатыннар иде, башка фамилияләр йөрттеләр. Кланя апа Рыбулькина, Маня апа Дыренкова, Настя апа Горюхалова, Анна апа Горелова, Тоня апа Ширягина. Барысы да Александровалар. Алар нәрсә турында гына сөйләшсәләр дә, сүзләрен һәрчак «сугышлар гына булмасын», дип тәмамлыйлар иде. Миңа аларның гел шулай дип төгәлләүләре ул чакта кызык иде, хәзер исә аларның хаклы булганнарын аңлыйм. Сугыш булмаса, барысы да җайга салына. Һәм бөтен дөнья моны белә.

80 нче еллар ахырында без беренче тапкыр балык тапшырырга капиталь илгә – туп-туры немец реваншизмы оясына – Германия Федератив Республикасына, Гамбургка бардык. Провокацияләр булырга мөмкин дип, өчәү генә йөрергә булдык. Сыра эчәргә порттагы уңайлы барга кердек. Безнең белән янәшәдә Гамбург таксистлары булып чыкты. Руслар икәнебезне белгәч, алар өстәлләрен безнең өстәлләр белән тоташтырып куйдылар һәм аларны җиңеп дөрес эшләгәнебез турында, немецлардан тыш, алар бөек дип бер генә милләтне – русларны гына танулары хакында, әгәр тату булсак, руслар белән башка беркемне дә хәтта янәшә дә куя торган түгел дип, безгә иртәнге бишкә кадәр нотык укыдылар. Аннары машиналарында безне корабка кадәр илттеләр һәм трапка берничә Француз шәрабы куйдылар.

Ә 90 нчы еллар башында Мурманскида төньяк конвой диңгезчеләренең очрашулары булды. (1941 елдан 1945 елга кадәр америкалылар, инглизләр, канадалылар, ленд-лиз белән Мурманскига конвой булып йөргәннәр).

Арада берсе – күкрәге тулы орденнар таккан чал чәчле британияленең, тезләнеп, Мурманск причалының агач такталарын үпкәнен һәм елаганын күрдем. Аннары аларны Дан үзәнлегенә алып киттеләр һәм солдатлар чатырларга алып кереп барганда, зур сумкаларда шалтыраган шешә тавышлары һәм җанлы сөйләшүләре буенча, Британия диңгезчеләренә һәм Төньяк флотының чал чәчле юнгаларына тылмач кирәк түгеллеге аңлашылды.

Ә күптән түгел хатыным белән Македониядән Болгариягә автобус белән кайтып килгәндә, чик сызыгын узгач, гид кулына микрофон алды да болай диде: «Арабызда рус кешеләре Надежда һәм Владимир бар. Без сезне русларны бик яратабыз һәм сезгә иң изге теләкләребез (озын исемлек)». Барысы да безгә борылып карады, алкышларга тотындылар, һәм безнең хөрмәткә матур теләкләрдән торган җыр яңгырады. Бик тә күңелебез булды, күзләребезгә яшь килде. Аңлыйбыз: бу хөрмәт турыдан-туры нәкъ менә безгә түгел (без моның өчен әллә ни эшләмәгән), безнең әтиләребезгә, бабаларыбызга юллана.

9 Май иртәсендә, мин авыл уянганчы ук, иртүк торып, үзем яши торган авылдагы һәйкәлгә киләм. Анда 240 фамилия язылган, хәзер авылда яшәүчеләр саны да якынча шул кадәр. Алиев В.Ф.дан алып Яковлев Н.И.га кадәр укып чыгам. Аннары тантаналы чаралар башланачак һәм бу фамилияләрне укырга җай булмаячак. Мин аларга сез җиңдегез, дим, һәрберсен хәтерләвебез турында әйтәм. Һәм фронттагыча 100 грамм белән бер телем ипи куям. Күңелгә җиңелрәк булып китә. Высоцкий хаклы: “Безнең арадан киткәннәр безне бәладә калдырмаячак”. Мәңгелек хәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев