Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Район тарихыннан

Язылучыларыбыз – актив һәм иҗади кешеләр

Бүләк отучылар арасында Кама Тамагыннан Миңнуллиннар гаиләсе дә бар.

Илдус Миңнуллин шигырьләренең газетабызда да чыкканы бар, ул – балалар һәм олылар өчен берничә җыентык авторы, бу эштә аңа 40 елдан артык бергә гомер итүче тугры тормыш иптәше Разия Мәхмүт кызы ярдәм итә.

Илдус Хәким улы, хатыны кебек үк, тумышы белән Шәпкә авылыннан. 70 нче елларда башлангыч белемне туган авылларында алганнан соң, сигезьеллык мәктәпне Яңа Салада тәмамлаганнар, ә урта белем турындагы аттестатны инде Олы Кариледә алганнар, ул чакта әлеге авылда күрше авыллардан килеп укучылар өчен интернат та булган.  

Армия хезмәте Илдус өчен Төрекмәнстанда узган әзерлек белән башланып, Үзбәкстанда дәвам иткән, бу 1979 ел була. 

– Безне төн уртасында уяттылар, юньләп бернәрсә дә аңлатмадылар, - дип искә ала язмабыз герое 1979 елның декабрендәге вакыйгалар турында. - Десантчылардан соң беренчеләрдән булып Әфганстанга кердек…

1980 елда Мәскәүдә җәйге Олимпиада була, Илдус урнашкан хәрби часть СССРга кайтарыла, һәм ул, тиешле армия хезмәтен үтәп, туган авылына кайтып җитә.

Бу вакытта Разиянең Олы Кариле авылында унынчы сыйныфта укыган чагы була. Авылдаш егетнең армиядән кайту хәбәрен ишетеп, кыз башка яшьләр белән бергә очрашуга бара һәм бу очрашу икесенең дә язмышларын бергә бәйли.

Ул арада Илдус, курслар тәмамлап, «Яңа юл» колхозында тракторчы булып эшли башлый, тора-бара алдынгы урынга чыга. Разия Казан төзелеш техникумына бухгалтерлыкка укырга керә, ә 1984 елда алар өйләнешәләр һәм инде кырык елдан артык бергә гомер итәләр…

Яшь гаилә туйдан соң Кама Тамагына күченә, Разия Мәхмүт кызы АХТда бухгалтер булып эшли башлый, ә Илдус Хәким улы башта экскаваторчы булып эшли, аннары ПМК-28 күчмә мелиорация колоннасында бензин машинасы йөртә.  Ел ярымнан соң гаиләдә олы уллары Илнур, дүрт елдан кече уллары Илшат туа.

ПМКда язмабыз герое 10 ел эшләгән, аннары почтада һәм халык суды каравылында хезмәт куйган, ә Разия Мәхмүт кызы ире белән улларын тәрбияләп кенә калмаган, район эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш каравылда да эшләргә өлгергән, дәүләт иминиятендә баш бухгалтер булган һәм 13 ел Саклык банкында хезмәт куйган.  

Язмышны алдан белеп булмый, һәм анда көтелмәгән борылышлар була. Илдус Хәким улы язмышында да шундый иҗади борылыш булган. Барысы да гади генә башланган – бервакыт Яңа Сала Сабан туенда ул үзенең туган ягына, балачагы һәм яшьлеге үткән җиргә, биредә яшәүче кешеләргә булган мәхәббәтен үзе иҗат иткән шигырь аша белдергән. Һәм җавап итеп якташларының чын күңелдән соклануы, рәхмәт сүзләре аны яңадан-яңа шигырьләр язарга этәргән.

Беренче оныгы Адилә тугач, бәхетле дәү әти, әйләнә-тирә дөньяга сабыйлар күзләре белән карап, балалар өчен дә шигырьләр яза башлый, һәм аларны уку балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә кызыклы.

2016 елда Татарстан китап нәшрияты аның балалар өчен «Телсез сәгать» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгын чыгарган, ике елдан соң шул ук нәшриятта балалар өчен «Балыкчы үрдәк», ә 2024 елда «Тал песиләре» җыентыклары дөнья күргән.

Шагыйрьнең иҗатында туган җиргә һәм хисләр гүзәллегенә багышланган шигырьләргә дә урын бар, болар – «Күңелем хисләре» һәм «Үткәннәр сагындыра» җыентыклары. 

Ә узган ел азагында Илдус Миңнуллинның «Тынгысыз буран» дип исемләнгән яңа балалар шигырьләре җыентыгы чыкты. Ул Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан чыгарылды.

Күргәнебезчә, язылучыларыбыз тормышта да актив кына түгел, иҗади кешеләр дә. Илдус Хәким улы, бүләгебезгә җавап итеп, шигырь дә язды, бүләк биреп күңелне күтәргән өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да мәгълүмати фронтта уңышлар теләде. 

Ә Илдус белән Разия Миңнуллиннарның быелгы төп бүләкләре әле алда: август аенда аларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга булачак, хәтта ике вакыйга көтелә – ике оныклары туачак. Һәм, әлбәттә, сабыйларның балачагы, олы оныкларныкы кебек үк, дәү әниләренең кайгыртучан канаты астында, дәү әтиләренең матур китапларын укып үтәчәгенә шигебез юк.  Димәк, алда безне яңа шигырьләр, Илдус Миңнуллинның яңа китаплары көтә, һәм бу бик сөенечле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев