Әмма бу яшьтә барысы да тынычлыкка омтылмый, күбесе актив һәм эшлекле булып кала.
Аларның төп бурычлары-кешеләр белән эшләү, өлкәннәрне спорт, иҗат, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм башкалар.
Пенсионерлар-алар бик теләп уртаклаша торн зирәклек һәм тәҗрибә ул. Район хисап-сайлау конференциясендә беренчелекләрнең иң актив рәисләренә бүләкләр тапшырдылар.
Күп еллык иҗтимагый эшчәнлекләре һәм Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтендә актив катнашулары өчен "Татарстан Республикасы Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе белән ветераннарның (пенсионерларның) Тәмте һәм Осинники беренчел иҗтимагый оешмалары рәисләре Василий Беляков һәм Нина Маркина бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән Сөйки, Балтач һәм Варварино авыл җирлекләре ветераннарының (пенсионерларының) беренчел иҗтимагый оешмалары рәисләре Екатерина Сорокина, Рәшит Харисов һәм Флюр Яруллин билгеләнде.
Намуслы хезмәтләре һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Кама Тамагы районы башлыгының Рәхмәт хаты белән ветераннарның (пенсионерларның) алты беренчел иҗтимагый оешмасы рәисләре бүләкләнде: Кече Салтык авыл җирлегеннән-Гөлфия Айсина, Сергей Алешин – (Тенеш җирлеге), Мидхәт Гыймадиев (Иске Казиле җирлеге), Нина Колчина – (Кама Тамагы штп), Фәргать Талипов (Олы Салтык), Рәисә Хәсәнова (Келянче).
"Кама Тамагы гипс руднигы" акционерлык җәмгыяте коллективына, рәисе Татьяна Мозаффаровага һәм "Южная Околица" ТИҮ советы әгъзаларына ышанычлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Тула өлкәсе буенча идарәсе Рәхмәте белдерелде.
Нет комментариев