Кама Тамагы районы крайны өйрәнүчеләр аның тарихын саклыйлар
Җәмгыять

Кама Тамагы районы крайны өйрәнүчеләр аның тарихын саклыйлар

Караталдан Мидхәт Гыймадиев газетабыз укучыларына туган авылы тарихы турындагы очерклары буенча яхшы таныш.

Ул үз ягына битараф түгел, аның өчен кече Ватанының тарихын үз балалары һәм оныклары гына түгел,  барлык якташларының да белүе һәм хәтерләве мөһим...

Мидхәт Мансур улы Атабай авылында туып үскән, биш яшендә әнисе һәм сеңлесе белән күршедәге Караталга күченгән. Мидхәт кечкенәдән үк эшкә өйрәне үскән: терлекләр караган, йорт хуҗалыгындагы барлык эшләрне башкарган, чөнки иртәдән кичкә кадәр фермада хезмәт куйган әнисе өлгермәгән, ә дәү әнисе инде олы яшьтә булган. Җәй көне малай колхозда көтүче булып акча эшләгән, шуңа күрә балачагы хезмәт һәм мәшәкатьләр белән узган, хәер, бу олы тормышта да дәвам иткән

- 7 нче сыйныфтан соң мин Тәмте училищесына тракторчылыкка укырга кердем. Бер ел укырга кирәк иде, - дип сөйли Мидхәт Мансур улы. - Җәй көне комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Көз көне мине һәм тагын ике егетне хәрби комиссариат 5 айга Казанга танкистлыкка укырга җибәрде. Ә 1971 елның маенда хәрби хезмәткә алындым... 

1973 елның июнендә әңгәмәдәшем авылга кайта, аннан Казанга китә, анда 22 нче заводка эшкә урнаша, 6 ай өйрәнчек булып исәпләнә, аннан соң, имтихан тапшырганнан соң, слесарь булып эшли башлый.

Заводта Мидхәт Мансур улы булачак хатыны Заһидә Закир кызы белән танышкан. Кыз, Пермь өлкәсеннән булса да, аның белән бергә Караталга кайтырга ризалашкан, чөнки язмабыз героеның әнисе авырып киткән һәм  кайгыртуга мозтаҗ булган.  Шуннан бирле ирле- хатынлы Гыймадиевлар инде ярты гасырдан артык бергә яшиләр, һәм Мидхәт Мансур улы ул чакта туган авылга кайтып, аңа ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Алар өйләнешәләр, Ләйлә, Руслан һәм Илшат исемле балалары туа.

Авылга кайтып урнашкач, Мидхәт Мансур улы башта колхозга шофер булып эшкә урнашкан, ә Заһидә ханым авыл советында бухгалтер булып эшли башлаган.

 - Соңрак Мин Газ-53 руле артына утырдым. Ул вакытта юллар юк иде, кая барсаң, шунда куна калырга туры килде, - дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. - 1978 елда мине бригадир итеп куйдылар һәм мин бу вазифада 1988 елга кадәр, колхозларда аренда барлыкка килгәнче эшләдем. Безгә, дүрт егеткә, дуңгыз фермасын арендага бирделәр, без анда 1990 елга кадәр эшләдек тә инде.…

 Ә туксанынчы елларда ул башта амбарда АВМ (витаминлы он әзерләү агрегаты) агрегатында эшли. - Ред.), ә аннары Казанда газ үткәрү буенча укулар узган. 1994 елда район авылларына газ кертә башлыйлар, һәм Мидхәт Мансур улы бу эштә катнаша. Шул ук вакытта Кама Тамагында да, колхозда да газ хезмәткәре булып эшли. Яңа 1997 елга Караталга газ җибәргәннәр.

Шулай итеп, ветераннар Советының җирле бүлекчәсе рәисе Мидхәт Гыймадиев туган җире хакына күп хезмәт куйган һәм хәзер дә үзенең кече Ватаны һәм аның кешеләре тормышында актив катнашуын дәвам итә.…

 


Нет комментариев