Бу атнада Куйбышев Затонында янгын чыккан.
Сәгать 04.43 тә ЕДДС диспетчеры пультына елгачылар бистәсендә торак йорт яну турында хәбәр килгән, 4.55 тә янгын урынына 116 нчы янгын сүндерү машинасы килеп җиткән.
- Янгын сүндерү бүлекчәсен шаһитлар каршы алды һәм йорт эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйттеләр,- дип хәбәр итте газетага МОНД хезмәткәре Роман Горбунов. - Тышкы билгеләр буенча ачык яну бөтен мәйданга таралган, өлешчә түбә җимерелгәе иде.
Сораштырылган беренче шаһитлар һәм күршеләр эчтә йорт хуҗасы булырга мөмкинлеген аңлаттылар. Кызганыч, бу нәкъ шулай булып чыкты, әмма янгын нәтиҗәсендә ул чыга алмады.
- Отряд командиры Зөлфәт Хәмидуллин җитәкчелегендәге янгын каравылчылары бер минут эчендә утны сүндерергә керештеләр, - ди 116 нчы янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Гарифуллин. – 5.18 дә ут локальләштерелде, җилсез һава торышы утны күрше йортларга күчерү куркынычын юкка чыгарды. Бу 5.30 ачык яну бетерелде, 7.01 дә янгын сүндерелде. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт юкка чыкты, янгында йорт хуҗасы һәлак булды.
Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм янгынга каршы күзәтчелегенең районара бүлеге һәркемне ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга, җылыту приборларын һәм электр кулланучыларны караусыз калдырмаска, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланмаска, өйдә тәмәке тартмаска, шулай ук янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәргә чакыра.
Нет комментариев